Бүген илебездә - Әтиләр көне!
Бүген илебездә - Әтиләр көне! "Әти" исемен горур күтәргән, әти булу шатлыгын татыган, балаларына бәхетле балачак - әти назы бүләк иткән, якыннарына терәк-таяныч булган барлык ир-егетләрне бәйрәм белән котлыйм! Бала тәрбияләүдә әтиләрнең йогынтысы бик зур. Без, тормыш дилбегәсен ныклы тоткан әти тәрбиясен тоеп үстек. ХҺәрчак үз максатына ирешә торган әтиебез төрле һөнәр үзләштергән, безне дә табигатьне, хезмәтне яратырга өйрәтте. Беренче адымнар, беренче велосипед, машина йөртергә өйрәтү, атларга мәхәббәт...Болар бар да әтинең хезмәте! Әти һәрчак терәк, таяныч була белде безгә. Чишелеше булмаган кыенлыклар да аның тәҗрибәсе белән чишелде. Бүген үзем әти, дәү әти булсам да , бәйрәм иртәсендә күңелгә әти җитми... Ничә яшьтә булсаң да, Әти кирәк! Бүгенге көндә махсус хәрби операция зонасында Ватанны саклаучы, иле өчен башын салган әтиләребез дә бар. Курку белмәс батыр әтиләр - алар, гаиләләре, уллары, кызлары өчен, чын мәгънәсендә горурлык! Сабыйлар ятим үсмәсен. Улларыбызга чын ирләр үрнәге, кызларыбыз өчен ышанычлы терәк булыйк! Бәйрәм белән, хөрмәтле райондашлар! Хөрмәт белән, Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Нотфуллин. 📸фотолар Әтиләр көне уңаеннан Балтач районы «Наз» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге уздырган район конкурсыннан