Бүген - Халыкара пешекчеләр көне!
Бүген - Халыкара пешекчеләр көне! Пешекче һөнәре - зур осталык, түземлек һәм көч таләп итә торган хезмәт. Яшәргә дәрман бирерлек әлеге һөнәрдән борынгырак эш юк та төсле. Ач килеш беркемнең җир сукалыйсы да, иҗат итәсе дә, күңел ачасы да, ил белән идарә итәсе дә килми. Шуңа күрә, пешекчеләр, аш-су осталары барлык катлам һәм төрле дәрәҗәдәге кешеләрнең һәммәсенә кирәк. Бу һөнәр ияләренең эшләре җиңелләрдән түгел, аларга көнозын аяк өстендә булырга, кызу плитәләр тирәсендә кайнарга, эш сәгатьләрен бик иртә башларга туры килә. Осталарның күңел җылысы салып әзерләгән ризыклары тукландыра да, матурлыклары, пөхтәлекләре белән күзләрне иркәли, табыннарны бизи. Районыбыз җирлегендә бер дигән пешекчеләр, халык яратып йөри торган җәмәгать туклану урыннары аз түгел. Соңгы елларда, замана белән бергә атлап, әлеге оешмалар әзер ризыкны заказ буенча өйләргә китереп бирү юнәлешендә дә, шулай ук кейтеринг хезмәте күрсәтеп тә уңышлы гына эшчәнлек алып баралар. Без инде, үз чиратыбызда, тәмле һөнәр ияләрен - хөрмәтле аш-су осталарын һөнәри бәйрәмнәре белән ихластан котлыйбыз. Райондашларыбызны тәмле ризыкларыгыз белән һәрдаим сөендереп, үз хезмәтегездән күңел тынычлыгы алып, сәламәт булып эшләгез! 📸 Районыбызның «Ашханә» һәм «Чәй йорты»ның уңган пешекчеләре