Норма урта мәктәбенең "Табигать сакчылары" командасы "Яшел уеннар" экологик отрядларыны...
Норма урта мәктәбенең "Табигать сакчылары" командасы "Яшел уеннар" экологик отрядларының республика конкурсында уңышлы чыгыш ясап, финалга чыктылар һәм II дәрәҗә дипломга лаек булдылар. Конкурсның максаты — яшь буынны табигатьне саклау эшенә җәлеп итү, экологик белемнәрне арттыру һәм тирә-юнь мохиткә сакчыл караш тәрбияләү. Норма мәктәбе укучыларының бу уңышы — мәктәптә экологик тәрбиягә зур игътибар бирелүенең нәтиҗәсе. Киләчәктә дә яшь табигать сакчылары яңа биеклекләр яулаячакларына ышанабыз. Укучыларны, аларның җитәкчеләрен ихлас күңелдән котлыйбыз!