26-нче март көнне, шагыйрь һәм прозаик, Бөек Ватан сугышы каһарманы Хәйретдин Мөҗәйнең ... — 26 марта 2026 г. в 15:53:49.223
26-нче март көнне, шагыйрь һәм прозаик, Бөек Ватан сугышы каһарманы Хәйретдин Мөҗәйнең туган көне. Шагыйрь 1901 елда Башкортстанның Туймазы районы Төрекмән авылында туа. 18 яшендә Хәйретдинне Кызыл Армия сафларына алалар һәм шул вакыттан соң аның бөтен гомере хәрби хезмәткә бәйле рәвештә уза.Бер үк вакытта Хәйретдин Мөҗәй әдәби иҗат эше белән шөгыльләнергә дә вакыт таба: 20-нче еллар ахырыннан башлап газета-журнал битләрендә аның хәрби тормышка, чик саклаучыларның көндәлек хезмәтенә багышланган һәм аларның уй-фикерләрен чагылдырган шигырьләре, очерк, хикәяләре еш басыла. 1932 елда аның Казанда «Мылтыклар» дигән беренче китабы чыга. Мөҗәһит Хәйретдин улы Бөек Ватан сугышының беренче көннәрендә үк алгы сызыкка баса, полк командиры булып дәһшәтле бәрелешләрдә катнаша, кыюлык һәм шәхси батырлык үрнәкләре күрсәтә. Ләкин 1942 елның җәендә, бер һөҗүм вакытында, Хәйретдин Мөҗәй командалык иткән полк дошман чолганышында кала һәм, айдан артыкка сузылган авыр бәрелешләрдән соң, исән калган авыр яралылар, шул исәптән подполковник Хәйретдин Мөҗәй, фашистлар кулына эләгә. Хәйретдин Мөҗәйне, башка совет әсирләре белән бергә, Алманиягә озаталар. Ул әсирлектә дә фашизмга каршы көрәшен туктатмый: Мюнхен шәһәрендәге совет хәрби әсирләре лагеренда төзелгән антифашистик яшерен оешма җитәкчеләренең берсе була. 1944 елның 4-нче сентябрендә фашист палачлары атып үтергән туксан ике Дахау тоткыны арасында подполковник Хәйретдин Мөҗәй дә була.

