Перейти к содержимому
Максиметер

Чокыр таба коймагы

Чокыр таба коймагы #ТәмлеБаулы проектының 10 чыгарылышында Шалты авылында яшәүче Наҗия Гыйльфанова борынгы ризык – чокыр таба коймагы пешерде. Мондый коймакны пешерер өчен шундый махсус таба, сыек май һәм камыр кирәк. Әче камыр ясау өчен 2-3 данә йомырка, бер чеметем тоз, 1-2 чәй калагы шикәр комы, 1 стакан җылымса сөт, коры чүпрә салабыз. Аннары онны салып коймак камырыннан куерак итеп камыр ясыйбыз һәм җылыга кабарырга куябыз. Теләге булганнарга камырга йөзем җимеше дә салырга мөмкин. Камырны табага калаклап кына тигез күләмдә салырга кирәк. Коймаклар суынганнан соң, аларны тәлинкәгә өеп куеп, өстенә шикәр пудрасы сибәргә мөмкин. Чәйләрегез тәмле булсын!     #ВкусныеБавлы #ТәмлеБаулы #Баулыинформ #Славатруду #Татмедиа

117 просмотров

Канал в каталоге Максиметера

643 подписчиков · Новости

Другие публикации канала

Популярные публикации канала

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.