💫 Диләрә Раиф кызын яңа уңышлары белән котлыйбыз!🌹 — 10 июня 2026 г. в 14:52:36.711
💫 Диләрә Раиф кызын яңа уңышлары белән котлыйбыз!🌹 Бүген Диләрә Раиф кызы Госманова «Балаларга йөрәгемне бирәм» Республика һөнәри осталык конкурсының финал этабында уңышлы чыгыш ясап, финалист сертификаты белән бүләкләнде. «Сәнгать юнәлешендәге өстәмә белем бирү педагогы» номинациясендә Актанышыбыз данын лаеклы яклап, үзенең югары һөнәри осталыгы, иҗади карашлары, балалар белән нәтиҗәле эшләүнең бай тәҗрибәсен күрсәтеп жюри әгъзаларын таң калдырды, сокландырды. Конкурсның иң көчле катнашучылары исемлегенә керде. Әлеге казаныш белән ихлас күңелдән котлыйбыз! Алдагы эшчәнлегендә яңадан-яңа иҗади үрләр, уңышлар Диләрә Раиф кызына! Горурланабыз ❤️

