🌾☀🌸🌿 — 8 июня 2026 г. в 06:42:49.526
🌾☀🌸🌿 Җәен бөтен Республика буенча шәһәрләрдә, районнарда, авылларда һәркем яраткан Сабантуй бәйрәме киң масштабта билгеләп үтелә. Бу якты, матур һәм истә кала торган бәйрәм. Ул көнне балалар өчен аерым мәйданчыклар ясала. Без, Балалар иҗат үзәге педагоглары, 6 июнь көнне Актанышыбызның матур аланында балалар өчен Сабантуй бәйрәмен оештырдык. Сабантуй - милли гореф-гадәтләрен балаларга сеңдерүче, җыр-бию, кызыклы ярышлар белән үрелеп баручы матур бәйрәм. Сабантуй сабыйларны хезмәткә өйрәтә, татар халкының борынгы традицияләре белән таныштыра һәм онытылмаслык истәлекләр калдыра. Сабантуйда каникулда ял итүче Актаныштан, авыллардан һәм Казан, Алабуга, Яр Чаллы, Түбән Кама, хәтта Төмән шәһәрләреннән кайткан балалар катнашты. Актанышыбызның данлыклы, төрле ижади бәйгеләрдә катнашып призлы урынга ия булган "Умырзая" вокаль ансамбль кызлары чыгышыннан башланып китте ул бәйрәм. Алып баручы Сабантуй тарихы белән таныштырды. Балалар шигырьләр сөйләделәр, татар халык биюләрен башкардылар, үзләренең җитезлекләрен, көчләрен, уңганлыкларын күрсәттеләр. Борынгыдан ук килгән эчтәлекле, хәрәкәтчән уеннар уйнадылар: кашыкка йомырка салып йөгерү, капчык киеп сикерү, аркан тарту, чүлмәк вату, атта чабу. Шулай ук бәйрәм балалар тарафыннан әзерләнгән җыр-биюләр белән үрелеп барды. Уеннарда һәм ярышларда катнашкан өчен, үзләренең сәләтләрен күрсәткән өчен балаларга кечкенә призлар һәм күчтәнәчләр тапшырылды. Безнең нәни дусларыбыз бәйрәмнән күтәренке кәеф, көчле рух һәм шатлык хисе белән таралдылар.☀🍭🎈 #летовтатарстане#айдагулять сайт — https://leto.tatar/ Телеграм — https://t.me/leto_tatarstanda ВКонтакте — https://vk.com/leto_tatar МАКС — https://max.ru/join/gK28ETYZPJOBvSR96fodfes_8jpkyw85xQRihQZB7a8

