"Эх, күңелле балачак" — 3 июня 2026 г. в 08:40:36.648
"Эх, күңелле балачак" ☀🌸🎈🍭 Балачак - кеше тормышының иң бәхетле һәм мәшәкатьсез гүзәл бер мизгеледер. Ул һәркемнең күңелендэ якты, матур булып сакланырга тиеш. 1 июнь - җәйнең көтеп алган беренче көне - Халыкара балаларны яклау көне. Матур балачак бәйрәме җир шарының һәр почмагында үткәрелә. Без Балалар иҗат үзәге коллективы бу бәйрәмне кинотеатр «Яшьлек» йортында балалар өчен бик кызыклы итеп уздырдык. Балалар җырлап-биеп куңел ачтылар, төрле кызыклы һәм хәрәкәтле уеннарда бик теләп катнаштылар. Шулай ук бәйрәмнең төп кунаклары, “Мими Мишки” мультфильмыннан алынган әкият геройлары "Цыпа" һәм "Лисичка" балаларның күңелен курде. Алар балалар белән бергә әкиятләр иленә сәяхәт кылдылар. Табышмакларга дөрес җавап бирделәр. Кино залда нәни дусларыбыз өчен “Элементарно” дигән мультфильм күрсәтелде. Ахырдан барлык балалар да бүләкләр алып сөенделәр. Бәйрәмнән алар бик канәгать калдылар. Балалар - безнең киләчәгебез! Аларны яклыйк, саклыйк!❤ #летовтатарстане#айдагулять сайт — https://leto.tatar/ Телеграм — https://t.me/leto_tatarstanda ВКонтакте — https://vk.com/leto_tatar МАКС — https://max.ru/join/gK28ETYZPJOBvSR96fodfes_8jpkyw85xQRihQZB7a8

