Хөрмәтле милләттәшләр! Чуашстан татарлары милли-мәдәни берләшмәсе исеменнән Сезне чын ... — 12 июня 2026 г. в 06:45:16.945
Хөрмәтле милләттәшләр! Чуашстан татарлары милли-мәдәни берләшмәсе исеменнән Сезне чын күңелдән 12 июнь – Рәсәй көне белән котлыйбыз! Рәсәй – безнең уртак йортыбыз, төрле милләт һәм мәдәният вәкилләрен берләштергән киң һәм көчле дәүләт. Ил-көннәребез тыныч, күгебез аяз, халкыбыз тату булсын. Һәр гаиләгә бәхет, иминлек, муллык, саулык-сәламәтлек һәм киләчәккә ныклы өметләр телибез! Туган җиребез чәчәк атсын, илебезнең абруе тагын да артсын. Бердәмлек, хезмәт сөючәнлек һәм үзара хөрмәт һәрчак юлдаш булсын! Бәйрәм белән! 🇷🇺🌹

