«Тукай безнең йөрәкләрдә» бәйгесе җиңүчеләре — Тукайның туган Кырлаенда! — 9 июня 2026 г. в 11:26:40.342
«Тукай безнең йөрәкләрдә» бәйгесе җиңүчеләре — Тукайның туган Кырлаенда! Республикакүләм шигырь укучылар бәйгесендә лауреат һәм җиңүче исемнәрен яулаган балалар бүген Габдулла Тукайның туган җире — Кырлай авылында булдылар. Алар төзекләндерелгән әдәби-мемориаль музей комплексы белән таныштылар. Комплекс ничек матурайган, зурайган — үз күзләре белән күрделәр! Экскурсия дәвамында балалар шагыйрьнең яшәү рәвешен, иҗат чыганакларын күз алдына китерделәр, музей экспонатларын карадылар, Тукайның балачак атмосферасына чумдылар. Экскурсияне дәвам итеп, балалар Арча педагогика колледжында урнашкан «Әлифба» музеенда булдылар. Анда алар татар әлифбасының тарихы, балалар өчен язылган китаплар, белем бирү үсеше белән кызыксынып таныштылар. Экскурсияне оештыручы Чуашстан татарлары милли-мәдәни берләшмәсе советы әгъзаларына зур рәхмәтебезне белдерәбез. Оештыручыларның тырышлыгы аркасында яшь каһарманнарыбыз өчен онытылмас сәяхәт барлыкка килде. Шагыйрь рухы белән сугарылган «изге җиргә аяк басу» — бу, чын мәгънәсендә, илһам чишмәсе булган урын белән очрашу һәм әдипнең балачак дөньясына аның иҗат призмасы аша күз салу. Тукай безнең йөрәкләрдә яши!

