Загружаем публикацию…
Мы используем cookies для работы сайта и аналитики посещаемости. Подробнее в Политике обработки данных и Правилах.
Прочее · 30 мая 2026 г.
💢Чувашиядә «Ел эшкуары — 2025»республика конкурсына йомгак ясалды. 📍Финалга кече һәм урта бизнесның 150 субъекты һәм үзмәшгульләр чыкты-бу узган ел белән чагыштырганда бер ярым тапкырга күбрәк. 19 номинациядә 47 катнашучы җиңүче булды. 📍Җиңүчеләр арасында эре производстволар да, зур булмаган гаилә проектлары да, IT һәм халык кәсепләре өлкәсендәге инициативалар да бар. 📍Кичә, 29 майда Чебоксар шәһреедә, Россия эшмәкәрлеге көнен бәйрәм итү кысаларында җиңүчеләрне бүләкләделәр. 📍Батыр округы Шыгырдан авылыннан яшь эшмәкәр Алмаз Айнетдиновның «Чувашиянең яшь эшкуары»номинациясендә җиңү яулады. Ул «Алфамир» ҖЧҖ белән җитәкчелек итә. Аның компаниясе ит эшкәртү һәм консервлау белән шөгыльләнә һәм югары икътисадый күрсәткечләр күрсәтә. 📍Алмаз Айнетдиновны котлыйбыз һәм алга таба яңадан-яңа уңышлар телибез.
❗️❗️ВАЖНО❗️❗️Ruli.Taxi
AUTOMIG | Авто из Японии • Кореи • Китая
Гороскоп Для Всех
РАЙОННЫЙ ДОМ КУЛЬТУРЫ с. Вольно-Надеждинское
АвтоСокол
Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.