КОТЛЫЙБЫЗ! 🎂💐 — 21 июля 2026 г. в 06:36:44.505
КОТЛЫЙБЫЗ! 🎂💐 Чуашстан татарлары милли-мәдәни берләшмәсе рәисе Әгъзам Халим улының әнисе-Кадирә Минәтулла кызы 90 яшен тутырды. 🌹 Хөрмәтле Кадирә апа! Сезне 90 яшьлек олуг юбилеегыз белән Чуашстан татарлары милли-мәдәни берләшмәсе исеменнән чын күңелдән тәбрик итәбез! Кадирә апа тормыш иптәше Халим абый белән гомер буе бер-берсенә терәк булып, бергә гомер иткән изге пар. Аларның йортына керсәң, әби-бабайның мәхәббәте, бала-чага шау-шуы, онык-оныкчыкларның чыр-чуы тынмый. Тормышларын бергә корган бу бәхетле пар — алты балага, унбиш оныкка, егерме тугыз оныкчыкка бай кадерле гаилә. Хәзерге көннәрдә алар олы уллары Хасиятулла һәм килленнәре Әлмира тәрбиясендә дүрт буын бергә яшиләр. Кадирә апа белән Халим абыйның йөрәкләре балаларының, оныкларының, оныкчыкларының уңышларына шатланып, гомерләренең иң матур чәчәк аткан чорын кичерәләр. Бу дәрәҗәле яшькә җитү — зур бәхет һәм олы горурлык. Сезнең гомер юлыгыз — балаларыгыз, оныкларыгыз өчен ныклы терәк, якты үрнәк. Сез үзегезнең сабырлыгыгыз, акыллылыгыгыз, җылы күңелегез белән гаиләгезне генә түгел, бөтен Тукай авылы халкын да рухландырып торасыз. Рәисебезнең әнисе буларак, Сез аның милли мәдәниятне саклау, татар халкының гореф-гадәтләрен яшәтү юлындагы хезмәтенә зур өлеш керттегез. Аның башкарган изге эшләре — Сезнең тәрбиягезнең, миһер-мәхәббәтегезнең матур җимеше. Сезгә ныклы сәламәтлек, иман байлыгы, саф күңел, якыннарыгызның кайгыртуында озын-озын гомер телибез. Балаларыгызның, оныкларыгызның уңышларына сөенеп, бәхетле картлык кичерегез. Олы юбилеегыз тагын да яктыра торсын!

