Котлыйбыз! 🥳 — 29 июля 2026 г. в 11:02:28.666
Котлыйбыз! 🥳 Чуашстан татарлары милли-мәдәни берләшмәсе исеменнән Кыр Бикшиге урта мәктәбе ветеран укытучысы Наил Шәрифҗан улы Закировны 70 яшьлек юбилее белән чын күңелдән тәбрик итәбез! Укытучы, тренер, Ватан сакчысы, остаз — ул барысы да бер кешедә! Армия сафларын үтеп, югары белем алып, туган авылына кайтып, йөзләгән балага спорт серләрен өйрәткән шәхес. Кыр Бикшиге, Батыр, Шыгырдан мәктәпләре, спорт мәктәбе — аның тырышлыгы белән районыбызның даны республикага таралды! 🏆 Ирекле көрәшкә керткән өлеше, балалар күңеленә спортка мәхәббәт уятуы — чын остазлык үрнәге. Бүген лаеклы ялдагы ветеран буларак, тормыш тәҗрибәсе, тырышлыгы һәм гади кешелеклелеге белән тирә-якка үрнәк. Хөрмәтле Наил Шәрифҗан улы! Сезгә нык сәламәтлек, озын гомер, гаилә иминлеге, якыннарыгызның мәхәббәтен һәм күңел тынычлыгын телибез! Эшләгән изге гамәлләрегез шатлык бүләк итсен! ❤️ Гомерегез озын, бәхетле, мәгънәле булсын! Иминлектә, дуслыкта, сәламәтлектә яшәгез! 🙏

