Пәйгамбәребез нәрсәләр яраткан? — 23 августа 2026 г. в 14:35:01.425
Пәйгамбәребез нәрсәләр яраткан? Арпа. Аллаһ Илчесе, арпа ашы бизгәк вакытында, югары температура булганда ярдәм итә, дигән. Финик. «Финикларсыз йорт ризыксыз өй кебек. Финиклар бала табуны җиңеләйтергә булыша". Инжир. «Инжир – җәннәт җиләк-җимеше һәм геморройны дәвалый». Йөзем. Пәйгамбәребез Мөхәммәд йөзем ашарга яраткан. Ул канны чистарта, энергия бирә, бөерләрне ныгыта. Бал. Җылы суга салып болгатылган бал ашказаны авыртканда иң яхшы чара санала. Сөт. "Сөт эчегез, чөнки ул йөрәктәге эссене баса. Ул гына да түгел, аркага көч бирә, баш миен тукландыра, зиһенне арттыра һәм күзнең күрү сәләтен яхшырта". Гөмбә. Пәйгамбәребез Мөхәммәд гөмбә – күзләр өчен яхшы дару һәм паралич белән көрәшергә ярдәм итә, дигән. Зәйтүн мае. Пәйгамбәребез Мөхәммәд, зәйтүн мае тән тиресе һәм чәч өчен менә дигән чара, картаюга каршы көрәшә, дигән. Кара әнис. Пәйгамбәребез Мөхәммәд әйткән: «Кара әнистә үлемнән башка барлык авыруларга да дәва бар». Әнис ялкынсынуга каршы һәм антиоксидант үзлегенә ия. Канда шикәр күләмен контрольдә тота. Бактерияләргә, вирусларга һәм гөмбәчекләргә каршы көрәшә.

