ХӘЕРЛЕ ҖОМГАЛАР! — 21 августа 2026 г. в 08:04:00.808
ХӘЕРЛЕ ҖОМГАЛАР! ИМАНЫҢА КУӘТ СОРА Корым сарса бу җаныңа, юшкын ятса, Мөлдерәмә күңелеңне хәсрәт басса, Күз яшьләрен хәерлегә бары юра, — Елый-елый иманыңа куәт сора. Яны белән борылып басса дус-ишләрең, Гел кирегә китеп торса бар эшләрең, Булыр-булмас бәндәләргә башың орма, — Сәҗдә китеп, иманыңа куәт сора. Ашыкмый тор. Җиде ятка бәйләнгәнче, Якын кешең чит кешегә әйләнгәнче, Өр-яңадан тормышыңны башлап кара, — Кыйблаң үзгәрт... Иманыңа куәт сора. Сания ӘХМӘТҖАНОВА Догалы йорт

