Иртән эшкә килгәч, бер чынаяк чәй эчеп, көнгә планнар корып, бераз сөйләшеп алу — безне... — 23 августа 2026 г. в 03:26:15.738
Иртән эшкә килгәч, бер чынаяк чәй эчеп, көнгә планнар корып, бераз сөйләшеп алу — безнең матур гадәт. Шундый мизгелләрнең берсендә хезмәттәшебез: — «Ашап алгач, миннән дә бәхетле кеше юк!» — дип әйтеп куйды. Башта бу сүзләр гади генә яңгырады. Әмма уйланып карасаң, никадәр тирән мәгънә ята анда... Без көн саен ашыйбыз, эчәбез. Моңа шулкадәр ияләшкәнбез ки, аны гадәти хәл итеп кенә кабул итәбез. Ә бит бу — зур нигъмәт. Шунда бер танышымның соңгы көннәрендә әйткән сүзләре искә төште. Ул каты авыру белән озак көрәште. Берничә операция кичерде, химия терапияләре алды. Әмма, Аллаһның тәкъдире шулай булгандыр, терелә алмады... Үләренә бер атна кала, тамагыннан ризык үтә алмый башлагач, ул: «Эх, бер кашык кына булса да, авыл тавыгы шулпасында пешкән өй токмачы ашын ашыйсы иде...» — дигән булган. Шул сүзләрне ишеткәч, гади генә булып тоелган нәрсәләрнең дә нинди зур бәхет икәнен тагын бер кат аңлыйсың. Ризыкны авызыңа кабып, рәхәтләнеп чәйнәп, тәмен тоеп ашау... Бер чынаяк кайнар чәй эчү... Якыннарың белән бер табын артына җыелу... Боларның һәркайсы — Аллаһның чиксез рәхмәте, бәяләп бетергесез нигъмәте. Без еш кына шөкер итәргә тиеш булган нәрсәләрне «гади хәл» дип кабул итәбез. Әмма шул нигъмәтләрнең берсен генә югалтсак та, аның кадерен шунда ук аңлыйбыз. Шуңа күрә һәр яңа көн өчен, һәр сулыш өчен, һәр кисәк икмәк өчен, сәламәтлек һәм якыннарыбыз өчен Аллаһка шөкер итик. Кайчак «вак-төяк» булып күренгән нәрсәләр — чынлыкта Аллаһның безгә биргән иң зур бүләкләре. Руфия Рифкатовна блогыннан

