🇯🇵 Токио — шәһәр генә түгел, ул аерым бер дөнья.
Токио тарихы Эдо чорыннан башлана. 1603 елда Токугава Иэясу Эдода сёгунат урнаштыргач, шәһәр тиз үсә һәм Япониянең төп сәяси үзәгенә әверелә. 1868 елда, Мэйдзи үзгәрешләре чорында, Эдоның исеме Токио дип үзгәртелә.
Бүген Токио префектурасында якынча 14,3 миллион кеше яши. Ә Токио агломерациясен дә исәпкә алсак, анда уннарча миллион кеше яши.
Япониягә беренче сәяхәтем тәмамланды, әмма аннан калган тәэсирләр сезнең белән дә бүлешәсем килә, шуңа күрә Япония турындагы язмаларым әле дәвам итәчәк.
🗣️ Сүз уңаеннан, татар теленең кирәклегенә тагын бер мисал — хәтта Токиода да. 🙂 Япониядә без көтмәгәндә төрки телләрдә сөйләшүче хезмәткәрләрне очраттык. Минем татар телен аз белүем дә, дустымның казакъ телен яхшы белүе дә шунда кирәк булып чыкты.
�…