Дусларым! 😃 Сезнең белән арзан сәяхәтләр өчен кайбер фикерләрем белән уртаклашасым кил...
Дусларым! 😃 Сезнең белән арзан сәяхәтләр өчен кайбер фикерләрем белән уртаклашасым килә. Бүген мин сезгә күркәм Босна һәм Һерцеговинаның кайбер истәлекле урыннарына бару турында сөйлим. Гомуми сәяхәтнең бәясе, шулай ук, ел фасылына бәйле булачак. ИСТАНБУЛ — САРАЙ ШӘҺӘРЕ — МОСТАР (+ БЛАГАЙ) — ЯЙЦЕ — ТРАВНИК — САРАЙ ШӘҺӘРЕ — ИСТАНБУЛ 🇹🇷🇧🇦 Башта үз шәһәрегездән Истанбулга барып җитәргә кирәк. 📍 𝕀𝕊𝕋𝔸ℕ𝔹𝕌𝕃 Истанбул турында озак сөйләргә мөмкин... 😀 Кемгәдер бу шәһәр ошап бетми, ә башкалар өчен монда килү көтеп алынган сәяхәт. Илһамландыргыч азан, гасырлар дәвамында төзелгән үзенчәлекле архитектуралы мәчетләр, Босфор буенда һәм кибетләр белән тулы урамнарда йөрү. Истанбулдан Сарай шәһәренә очыгыз. Мәсәлән, 🛩️ Pegasus һәм Ajet һава ширкәтләрендә еш кына арзан билетлар була. 📍 𝕊𝔸ℝ𝔸𝕁𝔼𝕍𝕆 Сарай шәһәре — Босна һәм Һерцеговинаның башкаласы. Ул озакка сузылган камалыш кичергән һәм аның эзләре әле дә урамнарында сакланган. Бүген бу — славян Исламының йөрәге, Госманлы, Австро-Венгрия һәм Югослав мәдәниятләре кушылган урын. НӘРСӘЛӘРНЕ КАРАРГА: ✔ Иске шәһәр — матур мәчетләр, таш түшәлгән тар урамнар, базарлар һәм милли кафелы Сарай шәһәренең тарихи үзәге ✔ Гази Хөсрәү-бәк мәчете — XVI нчы гасырдагы Госманлы архитектурасының җәүхәре. ✔ Өмет туннеле — Сарай шәһәре камалышы вакытында төзелгән җир асты юлы. Аның ярдәмендә меңләгән кешенең гомере сакланган ✔ Требевич канат юлы — тау башыннан шәһәргә панорамалы күренеш ачыла ✔ 11/07/95 галереясе — 1995 нче елның 11 нче июлендәге Сребреница фаҗигасенә багышланган фотолар һәм документлардан торган күргәзмә Сарай шәһәреннән 😱🥺 автобус яки поезд белән Мостарга барыгыз. Поездга билетларны Босна һәм Һерцеговина тимер юллары сайтында сатып алырга мөмкин: https://www.zfbh.ba/en/, автобус билетларын — мәсәлән, FlixBus сайтында: https://www.flixbus.com/ 📍 𝕄𝕆𝕊𝕋𝔸ℝ + 𝔹𝕃𝔸𝔾𝔸𝕁 Босна һәм Һерцеговинаның көньягында урнашкан шәһәр. НӘРСӘЛӘРНЕ КАРАРГА: ✔ Коска Мәхмәд-паша мәчете — Госманлы архитектурасының матур үрнәге, манарасыннан гаҗәеп күренеш ачыла ✔ Иске күпер — Мостар символы һәм ЮНЕСКО объекты. XVI нчы гасырда төзелгән, 1993 нче елда җимерелгән, 2004 нче елда яңадан торгызылган ✔ Благай — Мостарның үзендә түгел, әмма аннан ерак та түгел (~11–13 км). Минемчә, бу Босния һәм Һерцеговинаның иң төп истәлекле урыннарының берсе. Монда, кыя янында һәм Буна елгасы буенда, элекке дәрвишләр тәкыясе урнашкан. Мостардан Благайга такси яки автобус белән барырга мөмкин (һәр көн йөрмәскә мөмкин). Сәяхәт Мостардан Яйцега дәвам итә. Автобуста юл (билетларны ничек сатып алу турында югарыда язылган) якынча 4 сәгатькә сузыла. 📍 𝕁𝔸𝕁ℂ𝔼 Яйце — Плива һәм Врбас елгалары кушылган урында урнашкан күркәм шәһәр. НӘРСӘЛӘРНЕ КАРАРГА: ✔ Эмма Солтания мәчете — Госманлы стилендәге нәфис һәм бик матур мәчет ✔ Яйце ныгытмасы — шәһәргә һәм елгаларга манзара ачыла торга, калкулыкта урнашкан урта гасыр ныгытмасы ✔ Плива елгасындагы шарлавык ✔ Плива күлләре ✔ Плива тегермәннәре — борынгы су тегермәннәре Яйцедән автобус белән Травникка барыгыз. Юл якынча 1 сәгать 35 минут. 📍 𝕋ℝ𝔸𝕍ℕ𝕀𝕂 Травник — таулар белән уратылган матур үзәндә урнашкан кечкенә шәһәр. НӘРСӘЛӘРНЕ КАРАРГА: ✔ Шарена мәчете — эчке һәм тышкы бизәкләре белән аерылып торган Госманлы мәчете. Аның карарга мөмкин, ул үзенең архетиктурасы белән таң калдыра. ✔ Босна мәдрәсәсе — борынгы Ислам уку йорты, эченә кереп була. ✔ Травник ныгытмасы — шәһәргә һәм тирә-як тауларга манзаралы күренеш бирә торган урта гасыр ныгытмасы. 🇧🇦 Босна һәм Һерцеговина җирләре бик матур! Травниктан автобус белән Сарай шәһәренә, аннары Истанбулга һәм үз шәһәрегезгә кайтыгыз. * Биредә бары тик кайбер истәлекле урыннар гына күрсәтелгән. ** 🇷🇺 Русия гражданнарына Босна һәм Һерцеговинага барыр өчен туристлык визасы таләп ителми. 🇰🇿 Казакъстанлылар өчен гамәлдәге мультишенген, Америка визасы яки Мәскәү илчелегендә ясалган милли Босна визасы да ярый. ⬇ НА РУССКОМ ЯЗЫКЕ ⬇ 🔹 edtravellife.tatar