🇯🇵🇲🇾🇰🇿 Токиодан Алматыга очканда, безнең Куала-Лумпур һава аланында күчеп утыруыб...
🇯🇵🇲🇾🇰🇿 Токиодан Алматыга очканда, безнең Куала-Лумпур һава аланында күчеп утыруыбыз булды. Очышлар арасындагы вакыт җиде сәгатькә дә тулмаганлыктан, Куала-Лумпурга үзенә бармадык. Шулай да якындагы Путраджая шәһәренә бардык, искиткеч матур Путра мәчетен күреп өлгердек. Иртәнге тынлыкка төренгән ул үзгә мохит күңелдә онытылмас хатирә булып калды. Фотоларга күз салыгыз әле! Сәяхәттән җыелган кызыклы материаллар белән акрынлап уртаклашып барырмын. P.S. Сүз уңаеннан, Токиодан Куала-Лумпур аша Алматыга кадәр авиабилетым миңа нибары 110 314 тәңгәгә төште (бүгенге курс белән исәпләгәндә, якынча 20000 сум). Ике очыш та алты сәгатьтән артык дәвам итте. БДБ илләре гражданнары өчен Япония визасы бушлай. Ә Казакъстан белән Русия ватандашларына Малайзиягә виза кирәкми. МАЛАЙЗИЯ, 🇲🇾 ПУТРАДЖАЯ 🇯🇵🇲🇾🇰🇿 Когда мы летели из Токио в Алматы, у нас была пересадка в аэропорту Куала-Лумпура. Поскольку пересадка была менее 7 часов, в сам Куала-Лумпур не поехали, но успели заехать в рядом находящийся город Путраджая и посетить прекрасную мечеть Путра. Туристов еще не было, день только начинался и это была потрясающая атмосфера... Посмотрите на снимки! Постепенно буду делиться накопленным за это время материалом. P.S. Кстати, мой билет из Токио в Алматы через Куала-Лумпур стоил всего 110314 теңге (по сегодняшнему курсу это около 20000 рублей). Оба перелета длились более 6 часов. Для граждан СНГ виза в Японию бесплатная. Для казахстанцев и россиян виза в Малайзию не требуется. ДӘВАМ ⬇️⬇️⬇ ️ПРОДОЛЖЕНИЕ