🇰🇷 SOUTH KOREA: NAMI ISLAND & SEORAKSAN NATIONAL PARK
🇰🇷 SOUTH KOREA: NAMI ISLAND & SEORAKSAN NATIONAL PARK ▶️ YouTube ▶ RuTube 📍 Көньяк Корея буйлап сәяхәтемнең иң матур йомгагы — илнең гаҗәеп табигый урыннарына экскурсия булды. Очып китәр алдыннан бер көн элек мин Нами утравында һәм Сораксан милли паркында булдым. Сезнең белән бу сәяхәттән төшерелгән кадрлар белән бүлешәм, ә түбәндә Көньяк Кореяга барырга җыенучылар өчен берничә файдалы искәрмә калдырдым. 🍜 Хәләл ризык Сеулда хәләл ризык табу бер дә кыен түгел. Бигрәк тә мәчетләр тирәсендәге районнарда мондый кафе һәм рестораннар күп. Суз уңаенда әйткәндә, карта буенча караганда, шәһәрдә якынча унбишләп мәчет һәм намаз уку бүлмәсе бар икән. 💳 WOWPASS турында Асылда, бу түләүләр өчен банк картасы, аны Инчхон аэропортында ук рәсмиләштерергә мөмкин. Карта бирү терминалы 1 нче терминалның А секторында урнашкан, рәсмиләштерү өчен бары тик паспорт кына кирәк. Мин картаны алып, шул ук терминалда аны доллар белән тулыландырырга ниятләгән идем. Әмма урында мондый мөмкинлек булмавы ачыкланды. Сәяхәткә кадәр башка төрле мәгълүмат очраган иде, шуңа күрә чиктә картаны рәсмиләштермәдем. 🚇 Транспорт картасы Карта интеграциянең төрле формаларына ия, ләкин сезгә классик транспорт картасы кирәк булса, очып килгәндә аны Airport Railroad катында җиңел генә сатып алырга мөмкин. Июнь азагына аның бәясе 5 000 KRW иде, ә янәшәсендә урнашкан автомат аша картаны шунда ук тулыландырып була. 📍KakaoMap яки Google Maps? Җәмәгать транспорты маршрутларын төзүдә Google Maps шактый уңайлы эшли. Әмма җәяүлеләр маршрутларын ул начар күрсәтә. Шуңа күрә KakaoMap кушымтасын урнаштырырга киңәш итәм — Көньяк Кореяда ул күпкә нәтиҗәлерәк эшли һәм шәһәр буйлап йөргәндә бик ярдәм итә. 🕹Сеулның тагын бер күңелле үзенчәлеге Метро станцияләренең диярлек һәркайсында бушлай бәдрәфләр бар. Бу вак кына деталь кебек тоелса да, нәкъ менә шундый уңайлыклар сәяхәтне күпкә рәхәтрәк итә. S o u t h K o r e a 🇰🇷 📍 Моим идеальным завершением путешествия по Южной Корее стала экскурсия по красивейшим природным местам. За день до вылета я посетил остров Нами и национальный парк Сораксан. Делюсь с вами кадрами из этой поездки, а ниже — некоторыми заметками для тех, кто планирует путешествие в Южную Корею. 🍜 Халяльная еда С этим в Сеуле проблем нет. Особенно много таких кафе и ресторанов в районах рядом с мечетями. Кстати, по карте я насчитал около пятнадцати мечетей и молельных комнат по всему городу. 💳 Про WOWPASS По сути, это банковская карта для оплаты, которую можно оформить прямо в аэропорту Инчхона. Терминал выдачи находится в секторе A Терминала 1, для оформления нужен только паспорт. Я планировал сделать карту и сразу пополнить её долларами в том же терминале, но на месте выяснилось, что такой возможности нет. До поездки мне попадалась другая информация, поэтому от оформления в итоге отказался. 🚇 Транспортная карта Карта имеет разные формы интеграции, но если Вам нужна классическая транспортная карта, то по прилете её легко можно купить на этаже Airport Railroad. На конец июня она стоила 5 000 KRW, а рядом установлен автомат, где её можно сразу пополнить. 📍KakaoMap или GoogleMap? Для навигации Google Maps неплохо строит маршруты на общественном транспорте, но практически не показывает пешие маршруты. Поэтому рекомендую установить KakaoMap — в Южной Корее оно работает заметно лучше и отлично подходит для передвижения по городу. 🕹Ещё одна приятная особенность Сеула Почти на каждой станции метро есть бесплатные туалеты. Вроде бы небольшой нюанс, но именно такие вещи порой делают путешествие гораздо комфортнее. edtravellife.tatar