Бу юлы әниемнең сеңлесе Ясминә апаларга кунакка кайттык. Аларда пекарня бар. Нинди генә...
Бу юлы әниемнең сеңлесе Ясминә апаларга кунакка кайттык. Аларда пекарня бар. Нинди генә төр ипи, камыр ризыгы пешермиләр анда. Көнбагышлы ипигә кадәр бар. Апа яңа мичтән чыккан ипи алып кайтты. Бөтен өйгә икмәк исе таралды... Гади генә түгел ул, балачак, авыл исе, әнием исе... Әнием белән без дә үзебезнең авылда пекарняга бара идек. Өйгә кайтып җиткәнче кайнар ипи буханкасының яртысын ашап бетергәнебезне сизми дә калабыз. Иң тәмле җире - кибән башын кетердәтеп ашау, йомшак ипине күкрәккә терәп кисүләре үзе бер рәхәт. Каймак, карлыган кайнатмасы (анысы булмаса, шикәр комы да ярап тора) ягылган ипи телеменнән дә тәмлерәк десерт юк иде ул чакта. Йә, Аллаһым, ипидән, шул кадерле икмәк исеннән аерма...
Канал в каталоге Максиметера
703 подписчиков · Еда и рецепты