Фәнис Камал: Бер- береңә юл куеп яшәргә кирәк
Фәнис Камал: Бер- береңә юл куеп яшәргә кирәк Баксаң, Фәнис Камал хәзер ТНВ алып баручысы гына түгел, Кукмара районы Манзарас авылында депутат, фермер, эшмәкәр дә икән. -Манзарас- әтинең туган авылы. Ул вафат булгач, төп нигездә әнием яшәп калды. Аны ялгыз калдырганыбыз юк. Мин журналистикадан тыш эшмәкәрлек белән шөгыльләнәм. Тимердән төрле эшләнмәләр - декоратив бизәкләрдән башлап, төзелеш конструкцияләргә хәтле җитештерәбез. Агачтан сувенир продукциясе, уенчыклар, упаковкалар ясыйбыз. Кукмара промпаркында үзебезнең «Җитештерү» бинабыз бар. –Фәнис, әтиегез танылган язучы, журналист Заһид Мәхмүди көтмәгәндә арабыздан китеп барды. Урыны җәннәттә булсын. Аның эшчәнлеген хәзер сез дәвам итәсезме? –Әтиебез көтмәгәндә-уйламаганда 2022 елның 18 гыйнварында, нибары 61 яшендә китеп барды. Йөрәк диделәр, дөньяны шау китергән коронавирусның да тәэсире булмый калмагандыр. Заһид Мәхмүди - милләтнең асыл улы иде. Иң беренче татарча фантастик хикәяләр авторы, шагыйрь, публицист, балалар язучысы. Үткер каләмле, алдынгы карашлы, үз сүзендә нык торган журналист иде. Ул иң беренчеләрдән булып шәхси басмаларын чыгара башлаган нашир, типография ачып, кыска гына вакыт эчендә күпсанлы татарча китаплар, газета-журналлар, календарь, брошюралар булдырды. Без ул башлап җибәргән эшләрне дәвам итәргә тырышабыз. Гаилә белән дистәләгән газета чыгарабыз. Аларның баш мөхәррире –хатыным Гүзәл. –Әтиегез дөяләр дә тота иде бит әле? –Алты баш дөябез бар – ике өркәчле бактриан токымыннан. Дөя тыныч, акыллы хайван, бик эссе һавага, салкыннарга да түзә. Ачуын чыгарсаң, усал да була белә. Дөянең сөте җиңел эшкәртелә, бик файдалы булып исәпләнә. –Гаиләгез турында да әйтеп кит әле? – Гүзәл белән гомер итүебезгә 19 ел. Игезәк кызларыбыз Мәдинә белән Мәликә Казан Дәүләт Университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты студентлары. Инглиз,Кытай телләрен өйрәнәләр. Улыбыз Камал техника, роботлар, технологияләр белән кызыксына, футбол белән шөгыльләнә, телләрне дә бик тиз үзләштерә. Гаиләдә төрле чаклар була. Бер-береңә юл куеп яшәү кирәк. Минем бәхетем – хатыным белән бер фикердә булу, икебез дә иҗади кешеләр. Гаилә белән бергә эшлибез. Бергә ял итәбез. Иң мөһиме сәламәтлектән, тигезлектән аермасын. Тулырак "Ирек мәйданы" газетасында.
Канал в каталоге Максиметера
703 подписчиков · Еда и рецепты