Перейти к содержимому
Максиметер

Паркинсон чире булмасын өчен нишләргә?

Паркинсон чире булмасын өчен нишләргә? Сәбәпсез кул калтырый, баш селкенә... Бу Паркинсон авыруының беренче билгеләре, ди табиблар. Әлеге чир кешенең яшенә, картына да карамый. Кызганыч, аннан тулысынча дәваланып та булмый. Әлеге чирнең үзенчәлекләре, аны дәвалау, кисәтү хакында Казанның 21нче шәһәр хастаханәсендә невролог табиб, бүлек мөдире Лилия Мөхәммәтҗанова белән сөйләштек. –Паркинсон авыруы ни сәбәпле килеп чыга? –Бу авыруның ни сәбәпле килеп чыкканын төгәл генә әйтә алмыйлар. Чир үзәк нерв системасында килеп чыккан үзгәрешләр белән бәйле. Авыруга китерә торган сәбәпләрдән кан тамырлары белән бәйле үзгәрешләрне, баш имгәнү, агулану, көчле стресс кичерү, депрессия, физик активлык җитмәү, кайбер даруларны озак вакыт куллануны атарга мөмкин. Шулай ук экология дә тәэсир итә. Авыру нәселдән дә күчәргә мөмкин. –Авыруның билгеләре нинди? –Иң беренче күзәтелә торган билге ул –тремор, ягъни кешенең кулы, бармаклары, тик торганда аяклары, башы, ияге сәбәпсез селкенә башлый. Аннары хәрәкәтләре акрыная. Ул урыныннан кузгалып китә алмый интегә, сөрлегергә мөмкин, аңа караваттан тору, юыну, кыскасы, көндәлек эшләрне башкару авырлаша. Ахыр чиктә кеше мөстәкыйль хәрәкәтләнә алмый башлый. Адым озынлыгы кыскара. Мускуллары ката. Йөзе битлеккә охшап кала: хәрәкәтсез, мимикалар юк, эмоцияләр сизелми. Күпләр тигезлекне тота алмый. Йокы качу, ис тоймау, хәтер начарлану, эч катудан зарлана. –Авыруны кисәтеп буламы? –Авыру кисәк кенә башланмый. Аның беренче билгеләренә игътибарлы булырга кирәк. Әйткәнемчә, башта кул, аяклар калтырый. Көзән җыерып алган кебек була. Кемдер арка авыртудан зарлана. Хәрәкәттә – бәрәкәт, диләр. Физик активлык: йөзү, велосипедта йөрү, чаңгы шуу да файдалы. Дөрес туклану мөһим. Баш мие өчен файдалы ризыклар: алма, апельсин, гpeйпфpут, әфлисун ашасаң яхшы; B төркеме витаминнарына бай булган яшелчәләр, сөт продуктларын, диңгез ризыкларын, чикләвекләр, ит ашарга киңәш ителә. Гәүдә авырлыгын нормада тоту мөһим. Эч катулар булмасын. Җитәрлек су эчегез. Сәламәт тормыш рәвеше алып барырга тырышыгыз, юк-бар өчен борчылмагыз.

500 просмотров

Канал в каталоге Максиметера

703 подписчиков · Еда и рецепты

Ещё по теме «Еда и рецепты»

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.