Татарстанда Электрон мактау тактасы эшли башлады — 5 августа 2026 г. в 13:01:15.733
Татарстанда Электрон мактау тактасы эшли башлады Платформада республиканың 4,8 мең предприятиесеннән 15 меңнән артык хезмәткәр тәкъдим ителгән. Лауреатлар исемлеге белән сайтта танышырга мөмкин. Проект Татарстан халкының һөнәри казанышларын билгеләп үтәргә, һөнәри үсешкә омтылуны хупларга һәм хезмәтне тану культурасын формалаштырырга тиеш. Оештыручылар Электрон мактау тактасы белгечләрнең республика үсешенә керткән өлешләрен күрсәтергә һәм эшче һәм башка һөнәр ияләренә карата ихтирамны арттырырга ярдәм итәр дип өметләнәләр. Кандидатларны башкарма комитетлар белән килешү буенча хезмәт коллективлары тәкъдим итте. Төп таләпләр булып кимендә өч ел эш стажы, дисциплинар җәзалар булмау һәм югары һөнәри нәтиҗәләр тора. Әлеге мактау тактасында мәктәбебез укытучылары Гайнетдинова Гөлназ Фәнис кызы һәм Минниярова Лилия Борис кызы турында мәгълүмат урын алган: https://gordost.tatar.ru/municipality/muslyumovsky Сайт рус һәм татар телләрендә эшли.

