Безнекеләр – Татарстан Республикасының Мактау тактасында! — 14 августа 2026 г. в 05:42:00.710
Безнекеләр – Татарстан Республикасының Мактау тактасында! Хөрмәтле дуслар! Бүген зур горурлык белән хәбәр итәбез: безнең хастаханәнең берничә хезмәткәре «Татарстан Республикасының электрон Мактау тактасына» кертелде. Бу бүләк — аларның дәүләт, социаль һәм мәдәни үсешкә керткән өлешен тану, ә иң мөһиме — көн саен кешеләр сәламәтлеге сагында торган фидакарь хезмәте. Гарипов Азатны, Галиев Искәндәрне, Шәрәфиева Әлфияне, Шәяхмәтова Вәсиләне, Шәрәфиева Ризидәне чын күңелдән котлыйбыз! Сез — безнең горурлыгыбыз. Барлык коллегаларыбызга да тугрылык һәм югары профессионализм өчен рәхмәт! Бердәм команда булганда гына мондый нәтиҗәләргә ирешеп була.

