Сенаж салу башланды — 10 июня 2026 г. в 11:29:10.186
Сенаж салу башланды Районда мал азыгы хәзерләү кампаниясе оешкан төстә башланып китте. Иң беренчеләрдән булып “Победа” җәмгыяте бу эшне оештырган иде. 🌱🌱🌱Бүген, 10 июнь көнне “Гайфутдинова” крестьян-фермер хуҗалыгы эшчәннәре дә сенаж салу эшенә кереште. Күпьеллык үлән басуында эшләр гөрләп тора. Печәнне тезмәләргә Денис Янов сала. Аның артыннан ук мал азыгы хәзерләү комбайны механизаторы Фидаил Галимов яшел үләнне җыеп алып, йөк машиналарына тутыра бара. Водительләр Сәгыйт Мусин, Әлфит Хәбибуллин, Ирек Габидуллин яшел массаны хуҗалык базасы янындагы курганга ташый баралар. Шулай ук кайтарган массаның сыйфатын югалтмас өчен дөрес итеп тыгызлап, сакка кую кирәк. Механизатор Радик Әхмәдишин елның-елында бу эшне зур җаваплылык белән башкара. Гөлназ Хуҗина.

