✅✅ Басылганга кире кайтып. 81. Гаден Ханов — 22 августа 2026 г. в 06:00:13.571
✅✅ Басылганга кире кайтып. 81. Гаден Ханов Игеннәр өстендә кояш кыздыра, басулар алтын төскә кергән чакта, авыл тормышының иң мөһим һәм тырыш кешеләре – комбайнчылар эшләп килә. Алар игеннәрне урып-җыюның төп оештыручылары һәм башкаручылары булып торалар. Комбайнчы – бу гади генә профессия түгел, зур җаваплылык таләп итә торган хезмәттә. Гәзитнең 81нче герое Гаден Ханов та шундый хөрмәтле хезмәт кеше булган. Редакциягә Бакалы авылыннан Фидаил Сахаев аның турында истәлекләре белән уртаклашырга килде. – Комбайн – бик катлаулы техника. Аның белән идарә итү өчен күп белем кирәк: техниканы яхшы белү, аның төзелешен, эш принципларын аңлау, ватылганда тиз генә төзәтә белү мөһим. Аның эше бик авыр: кабинада эссе, юл буенча комбайн тирбәлә, әмма комбайнчы үз эшенә бик ныклы карап, игеннәрне саклап калырга тырыша. Чөнки иген – халыкның ашы. Авылда, гомумән, иң мактаулы кешеләр комбайнчылар һәм тракторчылар иде. Гаден абый Ханов та техниканы яхшы белгән, уңган, булдыклы кеше иде. Ул Бакалы авылында туып-үскән. Әнисе Кайдәфә апа Кизгәнбаш авылыннан иде. Әтисе Хәмәтхан абзый писарь булып эшләгән. Гаиләләрендә өч бала – ике кыз, бер малай тәрбияләнеп үскән. Җиде сыйныф белем алгач, Гаден Аскында тракторчыга укып чаккан. Шуннан туган авылы колхозында механизатор булып эшли башлаган. Ул комбайннарны яхшы итеп ремонтлый белә, аларны сүтеп-кора иде. Яхшы эшләгәне өчен Гаден абыйны 1974-1975 елларда яңа кайткан Т-150 тракторына утырталар. Соңыннан ул Кәшкәләү авылында эшләде. Дүрт уңган комбайнчы – Әфтах Хәтмуллин, Гали Исланов, Рәлиф Нурисламов һәм Гаден Ханов берсеннән-берсе уздырып хезмәт салдылар. Үзләренә бүлеп биргән 1200 гектарга якын җирне эшкәртеп, калган бригадаларга ярдәмгә киләләр иде. Гаиләсендә дә үрнәкле булды ул. Тормыш иптәше Зәйнәб апа белән дүрт балага гомер биреп, олы юлга чыгардылар. Лаек-лы ялга чыкканчы Гаден абый мактаулы хезмәт итте. Пенсиягә чыккач гаиләсе белән Кәчәү авылына күченеп киттеләр. 2007 елда Гаден абзый мәрхүм булды, – дип сөйләде Фидаил абый. Зәһинә Ибәтуллина

