Перейти к содержимому
Максиметер

✨🤗 Өлкәннәр көне уңаеннан агымдагы елда районара төзүчеләр оешмасының ветераннары белә...

✨🤗 Өлкәннәр көне уңаеннан агымдагы елда районара төзүчеләр оешмасының ветераннары белән узган чара аеруча күңелгә үтеп керерлек булды. Чөнки йөздән артык ветераннарыбызны бәйрәм табынына җыя алдык. Биредә гомер буена шушы оешмага багышлаган кешеләр дә бар иде. Шулай ук биредә парлап эшләп, бүгенге көндә гүр иясе булган гаиләләрнең балалары әти-әнисе белән бергә эшләгән ветераннарны хөрмәт итүләре күңелгә хуш килде һәм шушы язмамны язарга этәргеч булды. МСОга бар гомерләрен багышлаган Фәүзә һәм Рәфит Нургалиевларның кызлары Зәнфирә, Гөлфирә, Илфания әлеге чарага килеп, әти-әнисе белән бергә эшләгән апа-абыйларын котлап, туганнары Гөлнәрия хәзерләгән күчтәнәч пакетларын ветераннарга тараттылар. Гөлнәрия Борай авылында туып-үсә, икенче мәктәпне тәмамлагач, Свердловск шәһәрендәге совет сәүдәсе техникумына укырга керә. Хезмәт юлын яраткан һөнәре буенча башласа да, 90нчы еллардагы үзгәрешләр аның үз эшен ачарга этәрә. Читтән торып экология институтында укып, диплом алгач, “Экотехнология – 2005” фирмасын ача. Бүгенге көндә шушы фирманың генераль директоры вазыйфасын башкара. Гөлнәрия бик нечкә күңелле, ярдәмчел ханым. Ул махсус хәрби операциядә катнашучыларга даими гуманитар ярдәм күрсәтеп тора. Шушы изгелекләре өчен аның адресына хәрби часть командирларыннан берничә дистә Рәхмәт хатлары да килгән. Әти-әнисенең ветераннар оешмасына да спонсорлык ярдәм күрсәтеп тора. Менә шундый изге уйлы Гөлнәриябезгә безнең дә рәхмәтләребез чиксез. Илиза Карамова, МСО ветераннар советы рәисе.

743 просмотров

Канал в каталоге Максиметера

1 445 подписчиков · Новости

Другие публикации канала

Популярные публикации канала

Ещё по теме «Новости»

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.