Перейти к содержимому
Максиметер

🥰🌸 3 октябрь көнне Түгәрәк авылы клубында авылдашыбыз, талантлы шагыйрә Әлфидә Шәмси ...

🥰🌸 3 октябрь көнне Түгәрәк авылы клубында авылдашыбыз, талантлы шагыйрә Әлфидә Шәмси кызы Галләмованың иҗат кичәсе узды. «Каурый каләм эзләреннән..» дип аталган чарага Әлфидә апаның Түгәрәк һәм Колай авылларыннан дуслары, туганнары, авылдашлары килде. Кичә шигырь дулкыннарында тибрәлеп кенә бик ямьле узып китте. Түгәрәк авыл клубы үзешчән артистлары шагыйрәнең яраткан жырларын башкарып, чарага аерым матурлык, җанлы күңел көче өстәде. – Мин бүген үземне икенче планетада булган кебек тойдым, – дип хис-тойгылары белән уртаклашты Әлфидә Шәмси кызы. Әлфидә Шәмси кызы Галләмова 1942 елның 28 ноябрендә Түгәрәк авылында дөньяга килгән. Таңатар, Чалкак мәктәпләрендә белем алган. Колай авылында башлангыч сыйныф укучыларын укыткан, читтән торып Бөре педагогия институтын тәмамлаган. 35 ел биолог булып хезмәт салган. Башкортстан мәгариф отличнигы исемен лаеклы йөртә. Тырыш хезмәте, эссе йөрәкле җылылыгы һәм һәр юлына туган җир сулышы сибелгән шигырьләре белән Әлфидә Шәмси кызы авылдашларының күңелендә җылы урын тапкан. Иҗат кичәсе дә аның тормышындагы иң матур көннәрнең берсе булып истә калачак. Альмира Мөнирова, Түгәрәк авылы.

710 просмотров

Канал в каталоге Максиметера

1 443 подписчиков · Новости

Другие публикации канала

Популярные публикации канала

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.