КЫЗЫЛ ЧӨГЕНДЕРДӘН САЛАТ
КЫЗЫЛ ЧӨГЕНДЕРДӘН САЛАТ ❗Бер партия ясар өчен 3 кг пешкән чөгендер кирәк була. Пешкән чөгендерне угычтан(теркадан) үткәрәбез. 4 аш калагы песок 1 аш калагы тоз 1 стакан көнбагыш мае салып 15 минут кайнатабыз. 80 гр 9 % уксус салып тагы 3 минут кайнатып алабыз да, парландырылган банкаларга тутырып ябып куябыз. Мәрьям Миңнегулова рецепты 📍Файдалы булса, постны реакция белән бәяләгез, дусларыгызга җибәрегез. Югалтмас өчен саклап куегыз📝