ӘБИЛӘР ЧУАГЫ КИЛӘМЕ? ...
ӘБИЛӘР ЧУАГЫ КИЛӘМЕ? Башгидромет мәгълүматлары буенча, 11 сентябрьдә республика территориясендә аязучан болытлы һава торышы көтелә.Урыны белән кыска вакытлы яңгыр явуы мөмкин. Җил төньяк-көнчыгыштан, көнчыгыштан 3-8 м/с, көндез көнчыгыштан 14 м/с ка кадәр җитәчәк. Һава температурасы төнлә +5,+10°, көндез +17,+22°. Автомобиль юлларының аерым участокларында төнлә һәм иртән томан, күрү мөмкинлеге 500 м һәм аннан да кимрәк. Уфада аязучан болытлы һава. Явым-төшем сизелерлек түгел. Җил төньяк-көнчыгыштан, көнчыгыштан 3-8 м/с. һава температурасы төнлә +5,+7°, шәһәр үзәгендә +10°, көндез +20,+22° градус җылы булачак.