Яңа Биккенә авылында – яңа мәчет ачу бәйрәме
Яңа Биккенә авылында – яңа мәчет ачу бәйрәме Бүген Яңа Биккенә авылында зур сөенечле вакыйга - "Әнисә" мәчетен ачу тантанасы булды. Анда әлеге чараның иң зур һәм мәртәбәле кунагы – Русия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәтенең баш мөфтие Тәлгать Сафа Таҗетдин, муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев катнашты. Мәчет якташыбыз Мәүләви Мәснәви улы Йосыпов инициативасы белән төзелде. Бу безнең районда сафка баскан 28нче мәчет. Быел районыбызда өч мәчет ачылган булса, тагын берничә Аллаһ йорты төзелө. Бу хакта тулырак – киләсе санда.