БАШКОРТСТАН -ТУГАН ҖИРЕМ
БАШКОРТСТАН -ТУГАН ҖИРЕМ Башкортстан-минем туган җирем, Изгеләрдән-изге төягем. Сиңа атап язам сөю җырын. Син дип тибә кайнар йөрәгем. Җәйрәп ята минем гүзәл җирем, Урал тауларына сыенып. Агыйделнең саф суларын эчеп, Кояш нурларына коенып. Башкортстан кебек гүзәл җирләр Кайда гына тагын бар икән? Хата булмас, туган җирем минем Оҗмахларга хәтта тиң, дисәм. Балачактан күңелемә сеңгән Киң аһәңле башкорт җырлары. Җир күкрәген ярып үсеп чыккан Кырлы кураеның моңнары. Милләтләрнең туганлык хисләре Мирас итеп җанга салынган. Бу мәңгелек дуслык һич какшамас - Илем өчен яуда сыналган. Туган җирем, гүзәл Башкортстан! Синдә яшәү - чиксез горурлык! Дөнья гизеп,эзләп йөресәм дә, Тапмам сиңа тиңдәш булырлык. Яшим синдә, туган Республикам! Көчле иңнәреңә сыенып, Чакмагышның саф суларын эчеп, Бәхет нурларына коенып. Рәсимә Ильясова