Бәйрәм көнен тагын да ямьләп
Бәйрәм көнен тагын да ямьләп 🏒🏒Кичә һәм бүген районыбызның "Чакмагыш-Арена" шугалагында эссе "һава торышы" хакимлек итте. ✅Безнең җирлектә берьюлы ике күләмле хоккей ярышы үтте. ✅Шушы спорт төрен үз итүче якташлар яшь хоккейчылар уенын күзәтеп, алар өчен җан аттылар. Матчлар Идел буе федераль округы беренчелеге һәм 2026/2027 елгы сезонның хоккей буенча Федерация Кубогы уеннары чикләрендә үтте. ✅Бозда җиңү яулау өчен кызу алыш барды. Кызганычка, 10нчы октябрьдә ярышларның ике төрендә дә уңыш җирлебегез кунакларына елмайды. ✅Бүгенге, Республика көне билгеләнгән бәйрәм көнендә исә Идел буе федераль округы беренчелеге чикләрендә үз бозында Ижевск шәһәре уенчыларын кабул иткән районыбызның 2014 елда туган үсмерләрне берләштергән "Ястребы" командасы "Ижсталь"ны 7:3 исәбе белән кыйратты. ✅Яшь хоккейчыларыбыз бәйрәм иртәсен шатлыклы җиңү белән каршылап, бу көнне тагын да ямьләде. ✅Аларны шушы казанышлары белән котлап, районыбызның барлык командалары спортчыларына, тренерларына тик унышлар гына юлдаш булуын телибез.💕