БЕРДӘМЛЕК КӨНЕ
БЕРДӘМЛЕК КӨНЕ Күпмилләтле Туган илем Бүген тантана итә. Бертугандай тату булу Безне җиңүгә илтә. Илебезне саклап калган Халыкларның дуслыгы. Тарих үзе исбатлаган Бу дуслыкның ныклыгын. Җиңүләрдән җиңүләргә Атлыйбыз бергә-бергә. Барлык милләт, бердәм булып, Хезмәт итәбез илгә. Җиһан гиздек, яулар кичтек, Тотып дуслык әләмен. Бәйрәм итәбез бергәләп, Бүген дуслык бәйрәмен. Рәсимә Ильясова
261 просмотров