🎉 Игътибар! Фотоконкурс!🎉
🎉 Игътибар! Фотоконкурс!🎉 ❤️ Дуслар! 29 ноябрь көнне иң кадерле кешеләребез – ӘНИЛӘР көнен билгеләп үтәбез.❤️ 🌸 Шушы бәйрәм хөрмәтенә “Минем иң якын һәм газиз кешем” дип исемләнгән фотоконкурс игълан итәбез. 🌸 Конкурста, ничә яшьтә булуларына карамастан, барлык әниләр дә катнаша ала. ✅ Моның өчен әниләрнең балалары-якыннары белән бергә яисә әниләрнең аерым гына төшкән фотосын “Маяк Илеш” гәзите почтасына mayk-ilish@mail.ru ("Фотоконкурс" дип язарга) яки 89610487188 номеры буенча МАXка җибәрүегез сорала. ✅ Шунда ук бәйгедә катнашучының исем-фамилиясен һәм аның турында кыскача мәгълүмат язу кирәк була. ❗️Конкурсның I этабы 5-16 ноябрь көннәрендә үтәчәк. Бу вакыт эчендә фото һәм мәгълүматларны җибәрергә кирәк. Без алар белән гәзитебезнең “Вконтакте” һәм МАX сәхифәләрендә таныштырып барачакбыз. ❗️ II - муниципаль этап - 17-24 ноябрь көннәрендә фотоконкурста җиңүчеләрне билгеләү өчен тавыш бирү булачак. ❗️ III - финал – 25 ноябрь – 2 декабрь көннәрендә узачак. Бу көннәрдә муниципаль этапта җиңүче әниләр көрәшне республика этабында дәвам итәчәк. 🌸 Өч җиңүчене “Маяк Илеш” гәзите редакциясеннән истәлекле бүләкләр көтә! 👏 ⚡ Кадерле дуслар! ⚡ 🤗 Фотоконкурста актив катнашырга чакырабыз! 🤗
Канал в каталоге Максиметера
1 048 подписчиков · Новости