🌼 Бүген «Шатлык» лагерендә көн төрле чараларга бай булды. Һәрберсе үзенчә кызыклы булг... — 18 июня 2026 г. в 14:54:01.131
🌼 Бүген «Шатлык» лагерендә көн төрле чараларга бай булды. Һәрберсе үзенчә кызыклы булган бу вакыйгалар балаларның ялларын күңелле итте. 🎉 Иртәнге аштан соң театр һәм бию түгәрәкләре эшләде. Ә сәгать 10да барлык балалар да көтеп алган чара – татар халкының милли бәйрәме “Сабантуй” башланып китте! Бәйрәмне «Риваять» этно-төркеме уздырды. Алар үзләренең чыгышларында борынгы фольклорны заманча аранжировкаларда башкарып, халкыбызның онытылып барган моңнарын, уен коралларын кире кайтаралар. Бәйрәм урамда узды. Җәйге кояш астында балалар милли биюләр башкардылар, аркан тарттылар, капчык киеп йөгерделәр, чиләкләр белән су ташыдылар һәм башка уеннарда бик теләп катнаштылар. Ә иң кызыгы чулмәк вату булды. Күз бәйләп, таяк белән чулмәкне вату зур осталык сорый! Һәркем үзенең көчен, бәхетен сынап карый алды. 📚 Төшке аштан соң интеллектуаль ярыш – Tatar-battle узды. Бу 7 этаптан торган бәйге, анда командалар татар теле, мәдәнияте буенча белемнәрен күрсәттеләр. Биремнәр арасында табышмаклар чишү, хәрефләрдән сүзләр төзү, рәсемнәрне тасвирлау, артык сүзне табу кебек кызыклы эшләр бар иде. 🎭 Параллель театр түгәрәге дә эшен дәвам итте. Көн ахыры отрядларда иҗат эшләренә багышланды. Лагерьның бүгенге көне халык йолаларын искә төшереп, белемнәрне сынап һәм иҗат дәртен берләштереп, сизелмичә дә үтеп китте. «Шатлык» лагере балаларга һәрвакыт файдалы һәм күңелле вакыт бүләк итә. Ә алда әле тагын яңа ачышлар, сюрпризлар көтә 🤍

