📺 Бүген ТНВ каналында 19:00, ТНВ Планетада 20:30 «Таяну ноктасы» тапшыруында белгечләр... — 2 июля 2026 г. в 11:11:30.198
📺 Бүген ТНВ каналында 19:00, ТНВ Планетада 20:30 «Таяну ноктасы» тапшыруында белгечләр ипи сыйфаты турында сүз алып барачак. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге җитәкчесе Розалия Арсланова нинди ипигә өстенлек бирергә кирәклеге турында сөйли. Тапшыруда Казандагы икмәк комбинаты баш технологы, диетолог, авыл хуҗалыгы министрлыгы вәкиле, шагыйрә һәм «Шәһри Казан» газетасы журналисты да катнаша. Карамый калмагыз.

