Бүген хезмәттәшебез Разида Кәшбелгыйлем кызы Зарипованың матур гомер бәйрәме - 60 яшьле... — 23 июня 2026 г. в 07:50:08.527
Бүген хезмәттәшебез Разида Кәшбелгыйлем кызы Зарипованың матур гомер бәйрәме - 60 яшьлек күркәм юбилее🌹🌹🌹 Хөрмәтле Разида Кәшбелгыйлемовна! Олы юбилеегыз белән чын күңелдән котлыйбыз. Сезгә ныклы сәламәтлек, куанычлы матур көннәр, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, озын гомер телибез. Бәйрәмегез котлы, мөбарәк, бәхетегез һәрчак түгәрәк булсын. Якыннарыгызның бәхетенә куанып, һәр мизгелдән тәм табып, хезмәттәшләрегезнең игътибарын тоеп яшәсәгез иде. Юбилеегыз бары сөенечләр генә алып килсен. Котлы булсын Сезнең туган көнегез, Шатлык белән үтсен һәр көнегез, Корычныкы булсын саулыгыгыз, Кояшныкы булсын гомерегез🌹🌹🌹

