Хәзерге вакытта декрет ялында булган хезмәттәшебез, ансамблебезнең хор артисты ЭЛЬВИНА ... — 16 июля 2026 г. в 04:24:46.346
Хәзерге вакытта декрет ялында булган хезмәттәшебез, ансамблебезнең хор артисты ЭЛЬВИНА КУЛИЕВАны туган көне уңаеннан чын күңелдән котлыйбыз!🥳🥳🥳Иң изге теләкләребезне юллыйбыз🌹🌹🌹 Ә туган көненә иң зур бүләкне Эльвинабыз үзенә үзе ясады: шушы көннәрдә Кулиевлар гаиләсендә тәүге мәхәббәт җимешләре нәни кызчыклары якты дөньякайларга аваз салды❤️❤️❤️Бәхетле әти-әнине ихлас күңелдән әлеге истәлекле вакыйга белән тәбриклибез! Кызлары сәламәт, бәхетле, озын гомерле булсын, әти-әнисенең пар канаты астында үссен🙏🙏🙏 Ә Эльвинабызга гаиләсенең - якты кояшы, сөекле иренең - кадерле хатыны, кызчыгының яраткан әнисе булып, бәхетле һәм мул тормышта яшәвен телибез. Туган көнең һәм әни булуың белән!🌹🌹🌹

