Бүген хезмәттәшебез, ансамблебезнең балет артисты РЕЗЕДА ГАРАЕВАның туган көне🥳🥳🥳 Чи... — 4 августа 2026 г. в 14:09:57.984
Бүген хезмәттәшебез, ансамблебезнең балет артисты РЕЗЕДА ГАРАЕВАның туган көне🥳🥳🥳 Чибәркәебез Резеда🌹🌹🌹 Ихлас күңелдән күркәм гомер бәйрәмең белән тәбриклибез. Сиңа гомернең иң озынын, бәхетнең иң зурысын, шатлыкларның иң олысын телибез. Якты ал таңнар, зәңгәр күкләр синең күңелеңне һәрчак яктыртсын, балкытып торсын. Таң җилләренең назлысы, җан тынычлыгы, чиксез бәхетләр, эшеңдә зурдан-зур уңышлар, яхшы күтәренке кәеф юлдаш булсын сиңа. Күңелең көн дә кояшлы, көн дә аяз булсын. Ак булсын, саф булсын йөрәгеңдәге мәхәббәт. Җанны җылытып сөяргә, сөелергә насыйп булсын! Саулык сиңа, бәхет сиңа, гомер юлларың гөлләргә күмелсен! Язгы чәчәк кебек нәфис, җәйге кояш кебек якты, көзге алтын кебек бай, кышкы кар кебек саф бул. Туган көнең белән🌹🌹🌹

