Бүген "Агыйдел" халык җыр һәм бию ансамбле ветераны, Актаныш мәдәниятенең аяклы энцикло... — 9 августа 2026 г. в 10:06:24.798
Бүген "Агыйдел" халык җыр һәм бию ансамбле ветераны, Актаныш мәдәниятенең аяклы энциклопедиясе, нәфис сүз остасы, шагыйрь, җырлар авторы, легендар шәхес ТР атказанган мәдәният хезмәткәре МӘГЫЙС АГА ӘҺЛЕТДИНОВның 80 яшьлек олы юбилее. Хөрмәтле Мәгыйс ага! Сезне чын күңелебездән шушы зур гомер бәйрәмегез белән котлыйбыз. Сезгә җан тынычлыгы, чиксез бәхетләр, яхшы күтәренке кәеф, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ныклы сәламәтлек юлдаш булсын. Бүгенге көндә сез бәхетле кеше. Сезнең янәшәгездә шатлыкларны уртаклашучы, кайгы-хәсрәтләрне бүлешүче, ышанычыгыз һәм таяныр кешегез - тормыш иптәшегез Илфира ханым, сезне яратучы балаларыгыз, оныкларыгыз, якыннарыгыз бар. Киләчәктә дә шулай туганнарыгыз янәшәсендә аларның күңел яктылыгын, җан җылысын тоеп, муллыкта, саулыкта яшәргә насыйп булсын. Сезгә насыйп булган бәхет, шатлык, Якты көннәр мәңге үтмәсен. Сәламәтлек - ярты бәхет, диләр, Шунысы бигрәк читләп үтмәсен. Тирән хөрмәт белән, "Агыйдел" дәүләт җыр һәм бию ансамбле коллективы.

