Хөрмәтле өлкән буын вәкилләре! — 1 октября 2026 г. в 04:46:32.115
Хөрмәтле өлкән буын вәкилләре! Бүген без Өлкәннәр көнен билгеләп үтәбез. Бу көн безнең өчен олы буынга тирән хөрмәт һәм рәхмәт хисе белдерү көне булып тора. Сез – безнең терәгебез, акыллы киңәшчеләребез һәм гомер юлында якты маякларыбыз. Сезнең бай тормыш тәҗрибәгез, сабырлыгыгыз һәм зирәклегегез безне һәрвакыт дөрес юлга бастыра. Районыбызның үсеше өчен күпьеллык фидакарь хезмәтегез өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәм. Сезнең хезмәтегез һәм тырышлыгыгыз безнең өчен зур үрнәк. Бүгенге көндә сез безнең игътибар һәм кайгырту үзәгендә. Сезнең иминлегегез, сәламәтлегегез өчен барлык кирәкле шартлар тудыру – безнең төп бурычыбыз. Сезгә нык сәламәтлек, озын гомер, бәхет һәм иминлек телим. Йортларыгыз һәрвакыт якты, күңелләрегез тыныч, якыннарыгыз һәм туганнарыгыз һәрвакыт янәшәдә булсын!