Бүген Күңгәр урта мәктәбендә бик мөһим һәм куанычлы вакыйга булды – бездә заманча агрос... — 8 сентября 2026 г. в 11:33:47.101
Бүген Күңгәр урта мәктәбендә бик мөһим һәм куанычлы вакыйга булды – бездә заманча агросыйныф ачылды! Әтнә җире – игелекле, хезмәт сөючән төбәк. Безнең районның төп байлыгы – ул чәчелгән басуларыбыз, сөтләребез һәм, әлбәттә, шул байлыкны яраткан, намус белән хезмәт куючы кешеләребез. Бүгенге аграр тармак – югары технологияләр, заманча техника, фән, генетика һәм IT-чишелешләр. Шуңа күрә безгә яңа, зыялы, заманча авыл хуҗалыгы белгечләре бик кирәк. Күңгәр мәктәбендә ачылган агросыйныф нәкъ менә шундый белгечләрне тәрбияләргә ярдәм итәчәк. Монда укучылар биология, химия нигезләрен генә түгел, ә авыл хуҗалыгы икътисадын, заманча агротехнологияләрне, үсемлекләрне һәм хайваннарны карау үзенчәлекләрен гамәли рәвештә өйрәнәчәкләр. Бу мөһим проектны тормышка ашырга алынган мәктәп директорына, укытучылар коллективына һәм ярдәм кулы сузган җирле аграр предприятиеләргә, фермерларыбызга чын күңелдән рәхмәт сүзләре җиткерәм! Сезнең тырышлыгыгыз балаларыбызның киләчәгенә зур өлеш кертә.