2025 елдан Татарстанда илкүләм проектлар кысаларында 17 мәгариф объекты файдалануга тап...
2025 елдан Татарстанда илкүләм проектлар кысаларында 17 мәгариф объекты файдалануга тапшырылган. Бу хакта ТР Дәүләт Советының XXV утырышында ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин сөйләде, дип хәбәр итте Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте. Ул искәрткәнчә, узган елдан мәгариф инфраструктурасын үстерү, педагогларга һәм талантлы яшьләргә ярдәм итү чаралары яңа илкүләм проектлар: «Гаилә», «Яшьләр һәм балалар» һәм «Кадрлар» буенча алып барылачак. Интертат МАХта