Саба фермеры Илсур Хубайбуллин: «Хайванны яратырга кирәк, яратмасаң – эшләп булмый»
Саба фермеры Илсур Хубайбуллин: «Хайванны яратырга кирәк, яратмасаң – эшләп булмый» Илсур Хубайбуллин Оренбург өлкәсеннән. Сабада инде 25 ел яши. Ничек монда кайттыгыз, диюгә ул: «Шулай килеп чыкты, язмыш», – дип елмайды. Ул безне учакта пешкән хашлама, үзләре ясаган сырлар белән каршы алды, чөнки төшке аш алдыннан килеп җиттек. Ул көнне Илсур әфәнденең абыйсы да ерак юллардан кайткан иде, йөк машинасы да шунда гына тора иде. Ул, кыстый-кыстый, сөттә генә кайнаган кофе белән сыйлады. Аш исен сизеп, песиләр дә эскәмиягә менеп утырып, иркәләнә башладылар. Хуҗалары аларны өлешсез калдырмый. «Монда эшчеләр эшли дип уйламагыз. Мин үзем генә эшлим. Кеше алырга «экономика не позволит», эшчеләр көненә 2,5 мең сорый», – ди ул. Корбанга сарыклар үстерә торган фермадан репортаж укыгыз