«Складны хәтерләткән бүлмәдән китапханә оештыру бер дә җиңелләрдән булмады. Балалар чиш...
«Складны хәтерләткән бүлмәдән китапханә оештыру бер дә җиңелләрдән булмады. Балалар чишенә торган шкафлардан полкалар ясап, күргәзмәләр оештырып... Соңрак мәктәбебез яңа бинага күчү кебек бәхетле мизгелләрне кичерергә дә насыйп булды. Биредә инде төрле чаралар: әдәби кичәләр, кызыклы очрашулар оештыра башладым» Бүген, 26 октябрь, балалар күңеленә китапка юл күрсәтүче игелекле һәм җаваплы һөнәр ияләре – мәктәп китапханәчеләре көне. Шул уңайдан «Интертат» Чаллының 42 нче санлы профильле лицее китапханәчесе Ләйсән Шәйхетдинова белән аралашты.