«Хәзер дә студентлар арасында бөртек-бөртек йолдызлар бар. Акыллы балалар юк түгел, ләк...
«Хәзер дә студентлар арасында бөртек-бөртек йолдызлар бар. Акыллы балалар юк түгел, ләкин аларны мәктәптә укыту тәртибе сындырган. Үзгәрткән... Кимсеткән дисәм дә була. Ул балаларны хаклы рәвештә БДИ корбаннары дип атап була. Алар мәктәптә укуның соңгы ике елында нәрсә эшлиләр?..Әйе. Тест, тест, тест... Гуманитар фәннәр өлкәсендә бит әзрәк кенә анализ, нәтиҗә ясау, күзәтү, уйлау кирәк – хәзерге мәктәп моңа өйрәтми. Мин ул балаларны акылсыз димим, аларга җитәрлек дәрәҗәдә белем бирелмәгән» Күренекле галим, тарих фәннәре докторы, профессор Искәндәр Гыйләҗев белән бик күп темаларга көннәр буе сөйләшергә мөмкин. Әлегә, бу юлы, тарихка мөнәсәбәт һәм кайбер вакыйгаларның тарихы турында сөйләштек.