Исполнительный комитет Актанышского муниципального района
Образование · 24 сентября 2026 г.
«Актаныш хәрәкәте» волонтерлары чираттагы гуманитар ярдәмне җибәрде — 24 сентября 2026 г. в 13:42:51.880
«Актаныш хәрәкәте» волонтерлары чираттагы гуманитар ярдәмне җибәрде Гуманитар йөккә челтәрләр, азык-төлек һәм кирәк-яраклар керде. Ярдәмне Чаллыдан Фәнил исемле волонтер кабул итеп алды. Бу юлы йөк составында маскировка челтәрләре, коры ашлар, су, газ баллоннары һәм аптечкалар бар. Чираттагы партиядә 51 маскировка челтәре әзерләнде. Алар моңа кадәр җибәрелгән 440 челтәргә өстәлә һәм барлыгы 491 челтәр җибәрелгән була. Челтәрләрне үрүдә районның төрле авылларыннан хатын-кызлар катнаша. Бу эшкә ярдәм иткәннәр арасында 2нче мәктәпнең «Юнармия» егетләре, Актаныш технология техникумы студентлары һәм Иҗат үзәге хезмәткәрләре дә бар. Ярдәмне оештыру турында «Актаныш хәрәкәте» волонтеры Илина Арсланова сөйләде. Аның сүзләренчә, Чаллыдагы «Поддержим своих» төркеме белән дә даими хезмәттәшлек итәләр. Актаныштан аларга күп күләмдә токмач җибәрелә, ә үз чиратында Чаллыдан һәм Минзәлә районыннан килгән коры ашлар хәрбиләргә бүлеп таратыла. Бу юлы ярдәм җыелмасында күпләп су, газ баллоннары һәм аптечка форматында аерым әзерләнгән медицина кирәк-яраклары да бар. Тулырак: https://aktanysh-rt.ru/news/blagotvoritelnost/aktanys-xarakate-volonterlary-cirattagy-gumanitar-iardamne-ibarde