Исполнительный комитет Актанышского муниципального района
Образование · 24 сентября 2026 г.
🔥 Бүген, район һәм республика күләмендә киң танылган «Баламишкин» халык гармунчылар ан... — 24 сентября 2026 г. в 07:24:54.962
🔥 Бүген, район һәм республика күләмендә киң танылган «Баламишкин» халык гармунчылар ансамбленең алыштыргысыз җитәкчесе, талантлы музыкант һәм искиткеч кеше Илдус Харунов үзенең матур юбилеен – 55 яшьлеген билгеләп үтә! Илдус абый – гармун моңын саклаучы, яшь буынга тапшыручы һәм сәхнәдә һәрвакыт нур чәчеп торучы шәхес. Аның җитәкчелегендәге «Баламишкин» ансамбле – татар халык музыкасының йөзе, милли рухыбызның көзгесе 👍 Аны чын күңелдән гомер бәйрәме белән котлыйбыз! 🥳 Гармунының телләре һәрвакыт моңлы сайрасын, ә йөрәге шатлыктан җырлап торсын. Сәламәт булып, озак еллар сәхнә түрендә балкырга язсын! 🪗